Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
8 (34154) 3-14-71, 3-16-55
8 904 8359467 (Удмуртия)
8 909 3081626 (Татарстан)

427710, Удмуртия, Кизнер бистәсе, Советская урамы, 7а.
E-mail: rbvlud@udm.net rbvlud@gmail.com

ICQ: 553691620 Skype: rbvl-admin1

УР CCБУ " УР ССМ Торгызу буенча дәвалау Республика больницасы "
Лицензиясе № ЛО-18-01-002258 18.04.2017

Чыршы мае кушылган панто-магний ванналар

Среда,  11  Мая  2011

Хастаханә арсеналында яңа дәвалау ысулы артты - пантолы , ә төгәлрәк әйтсәк панто-магнийлы ванналар, чыршы мае кушыла торган "Витапант". Алар Себердә марал пантоларыннан эшләнгән, борынгы дингез тозларын үз эчендә тота - бишофит, һәм шулай ук дәвалаучы чыршы эфир маен өстәмә итеп салалар. Аларны гипертония, варикоз авыруларын, остеохондроз, артроз, сөяк сындыру нәтиҗәләрен, хроник простатит, дерматит вакытында кулланалар, шулай ук аны хроник арганлык синдромы вакытында, иммунитет төшкән вакытта һәм организмның тонусын күтәрү өчен, һәм хәтта кеше энергетикасын күтәрү өчен дә кулланып була.

Элекеге вакыттан Көнчыгышта боланнарның пантларының аерым авыруларны дәвалауда түгел, ә гомумән бөтен организмны сәламәтләндерү өчен куллану исбатланган. Алар белән кытай табиблары киң кулланган, алар пантолы боланнарның мөгезләре кан йөрешен яхшырта дип саныйлар, яраларны тазартуда ярдәм итә, җенси потенцияне арттыра, организмны яшәртә һәм картаю процессларын әкренәйтә дип саныйлар. Панто-магний ванналарын куллану методикасы 2004 елда тикшертелгән һәм өйрәнелгән РФ Минздравының Рәсәйнең тергезү медицинасы һәм курортология фәнни үзәгендә. Хәзер аның белән безнең хастаханә пациентлары да куллана ала!

Возврат к списку