ТДРБ ДӘВАЛАУ ЛӘМЕ (чыганагы "Кизнер - 3") түбәндәге авырулар вакытында ярдәм итә ала:
1. Терәк хәрәкәт аппараты авырулары: Буыннар авырту нәтиҗәсе (инфекцион специфик (туберкулездан кала), травматик, ревматик, дегенератив, алмашу, профессиональ), 2-3 дәрәҗәдәге остеоартроз (консерватив дәвалау эффектив булмаганда, операцион дәвалау иммобилизация булмаганда), ревматоидлы артрит (СОЭ күрсәткече 30 мм сәг. артмаса) ревматолог консультациясеннән соң. Тумыштан булган һәм булдырылган сөяк деформациясе, оператив дәвалау кирәк булмаган яки үткәрелгән оператив дәвалаудан соң (полиомиелит, Литтл авыруыннан, остеохондропатиядән соң). Умыртка баганасы авыртулары (хроник спондилоартритлар, Бехтерев авыртуы, спондилит, посттравматик һәм дегенарив - дистрофик, бик авыр булмаган неврологик, умыртка баганасы җәрәхәтләре һәм авыртулары) Сөяк, мускул һәм сеңер авыртулары (буын, мускул, нерв функцияләре бозылып сынган сөякләр төзәлүе, күпчелек сөяк сынулар, әкрен консолидация белән сөяк сынулар, оститлар һәм периоститлар, миозитлар, фибромиозитлар, бурситлар, тендовагинитлар, җөй-сеңер кул һәм бармак контрактурысы, операция һәм иммобилизациядән соң буын контрактурысы, сөяк һәм буын асептик некрозлары, фрагментация стадиясеннән кала, остеомиелитлар).
2. Нерв системасы авыртулары Перефирик нерв системасы нәтиҗәсе һәм авырулары, хирург дәвалануы таләп итмәгән, яки авыр периодтан соң 2-3 ай үткәннән соң (индивидуаль): - радикулитлар - полирадикулитлар - невритлар - полиневритлар - Рейно авыруы - соляритлар - плекситлар - невралгияләр - ганглионитлар - периферик нерв системасы травмаларыннан соң йөреш һәм хисчән кәефсезлек. Умыртка баганасы һәм арка сөяге бизе травма нәтиҗәләре һәм авырулары, травмадан соң 2-3 айдан соң хирург дәвалавын таләп итмәгән, авыр периодтан соң 2-3 айдан алда түгел (индивидуаль): грипп һәм талпан энцефалитыннан соң калган күренешләр; миелитлар; полиомиелитлар; менингомиелорадикулитлар; церебраль арахноидит. Рефлетор, мускул-тоник, тамырлы синдромлы умыртка баганасы остеохондрозы - хирург дәвалануын таләп итмәгән яки авыр периодтан соң яки операциядән соң 2-3 ай вакыт узганнан соң авырулар җибәрелә (индивидуаль).
3. Тире авырулары Экзема, хроник формалар, кискенләшү булмаганда. Нейродермит чикләнгән, кискенләшү булмаганда. Псориаз, хроник барышы, кискенләшү булмаганда. Пешкән җәрәхәттән һәм өшеткәннән соң калдык күрешешләр. Җөйләр
4. Хатын-кыз җенес органнары авырулары Аналык һәм аның үсентеләрнең хроник ялкынсыну авырулары. Ялкынсыну авыруларын кичерү нәтиҗәсендә балага узмау һәм аналыкның уртача үсешмәве. Операциядән соңгы инфильтратлар авыр периодтан соң. Аналык бизенең функциональ җитешсезмәве, артык күрсәтелмәгән.
5. Урологик авырулар Хроник простатит кискенләшү булмаганда. Хроник эпидидимит кискенләшү булмаганда. Хроник орхит кискенләшү булмаганда. Хроник везикулит кискенләшү булмаганда.
6. Гомуми зарарлылыкны күрсәтә торган билгеләр Авыр һәм декомпенсация периодындагы бөтен арырулар. Бөтен хроник авырулар, ныгу стадиясында яки эренләп авырайган очракларда. Изоляция срогы беткәнче (шулар арасында актив формада үпкә туберкулезы һ.б. органнарныкы) авыртып алган йогышлы авыртулар. Бациллоносительство.Психик авырулар һәм наркоманиянең бөтен төрләре. Бөтен кан авыртулары ныгу стадиясендә яки кискенләшү стадиясендә.Төрле этиологияле кахексия. Яманшешләр. Авырту мөстәкыйль рәвештә йөри, үз-үзен карый алмаган һәм һаман кеше каравын таләп иткән бөтен авырулар. Төрле локализацияле эхинококкоз. Этиологиясе аңлашылмаган кан агу. ТДРБда (Удмурт Республикасы) ләм белән дәвалану өстенлекләре: Модалы, киң таралган дәвалау ысуллары, фармацевтик фәннең заманча казанышлары һәм яңа медицина технологияләренә нигезләнеп эшләнгән, зур файдалылык куп очракта курс беткәннән соң якын срокларда гына күренеп тора, һәм куп очракта берничә айдан кискенләшү процесслары белән дәвам ителә һәм шуңа күрә авыруларның санын әзәйтү проблемасын чишә алмыйлар. Билгеле, дәвалау препаратлары күп очракта өстәмә тәэсир барлыкка китерә, төп авыруның барышын тагын да ныгыткан яки яңа патология барлыкка китерәләр, шулар арасында, дәвалауы читен булган - аллергия. Шуңа күрә, билгеле һәм очраклы түгел, табигати дәвалау факторларына игътибар арта - югары нәтиҗәлеләренә һәм куркынычсызларына. Шулай итеп, дәвалау ләме үзенең күпкомпонентлы составына нигезләнеп кеше организмына билгеле күпкырлы тәэсирен ясый. Дәвалау ләменең тәэсир итү үзенчәлеге тирән позитив структура үзгәрешләрнең акрын-акрын үсешендә, ул системалы эз барлыкка китерүне һәм сыйфаты югарырак биеклектә булган озак сроклы адаптацияне тәэмин итэ. Бу үз чиратында организмның эчке, тышкы мохитнең тискәре факторларның йогынтысына каршы тотрыклылыгын арттыра - климатик, экологик, стресс, инфекцион.