Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
8 (34154) 3-14-71, 3-16-55
8 904 8359467 (Удмуртия)
8 909 3081626 (Татарстан)

427710, Удмуртия, Кизнер бистәсе, Советская урамы, 7а.
E-mail: rbvlud@udm.net rbvlud@gmail.com

ICQ: 553691620 Skype: rbvl-admin1

УР CCБУ " УР ССМ Торгызу буенча дәвалау Республика больницасы "
Лицензиясе № ЛО-18-01-002258 18.04.2017

Физиодәвалау

Хәзерге медицинаны физиотерапиядан башка күз алдына да китереп булмый. Бу физиотерапиянең физик факторларга нигезләнүенә hәм физиотерапия мөмкинлекләрен төрле авыруларга каршы кулланып булуына бәйле.

Физиотерапия үз арсеналына төрле аппаратлар hәм ысуллар алган: электрофорез, дфк, сәламәтләндерү физкультурасы, су белән дәвалау, крио (өшетеп) дәвалау. Элек физиотерапия белән дәвалау ул электрофорез белән дәвалау дигән сүз иде – кеше организмына ток белән тәэсир итү. Хәзерге көндә электрофорез hәрбер кешегә индивидуаль рәвештә билгеләнә hәм төрле режимда кулланыла.

Күпләр инде сәламәтләндерү гимнастикасы белән дә таныш. Сәламәтләндерү физкультурасы профилактик чараларда терәк-хәрәкәт системасының hәм ашказаны эшчәнлегенең бозылуы, умыртка сөяге тотышы бозылую, тазару hәм йөклелек чорында төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Башта бөтен методикаларны үзләштерү өчен сәламәтләндерү гимнастикасы белән табиб карамагында шөгыльләнү зарур, дип искәртә табиблар. Соңыннан, күнегүләрне мөстәкыйль рәвештә дә ясарга мөмкин.

Операция кичергәннән соң, төрле тән яралары алганнан соң үз хәлеңә кайту өчен кеше тормышында физиотерапия аеруча мөһим урын алып тора. Шулай ук физиотерапия пластик операцияләрдән соң актив кулланыла. Терәк-хәрәкәт функцияләрен, сынган урыннарны тиз арада үз хәленә кайтару өчен физик тернәкләнүнең роле бик зур.

Медик тернәкләнү кешенең элеккеге сәламәт хәләтенә кайту гына түгел, ә аның психологик һәм социаль функцияләрен кайгыртуны үзенә кертә. Сәламәтлеге авыр хәлдә булган авырулар өчен тулаем бер реабилитацион комплекс тәкъдим ителә. Шул ук вакытта комплексның теге яки бу аспектын аерым алып булмый.

Возврат к списку