Закрыть
Авторизация
Логин:
Пароль:

Забыли пароль?
8 (34154) 3-14-71, 3-16-55
8 904 8359467 (Удмуртия)
8 909 3081626 (Татарстан)

427710, Удмуртия, Кизнер бистәсе, Советская урамы, 7а.
E-mail: rbvlud@udm.net rbvlud@gmail.com

ICQ: 553691620 Skype: rbvl-admin1

УР CCБУ " УР ССМ Торгызу буенча дәвалау Республика больницасы "
Лицензиясе № ЛО-18-01-002258 18.04.2017

Медицина массажы

массажМассаж борынгы заманнардан билгеле. Кешеләр аны инде күптән авыртуларны дәвалау яки травмалар вакытында ярдәм өчен кулланалар. Инстинктив сыпаулар, сылаулар, мускулларны изү, мөгаен, массажның беренче приемлары булып торганнардыр.

Массажның тирегә тәэсире

Тире эчке органнарның зарарланудан, микроорганизмлар һәм бүтән төрле зарарлы матдәләр үтүдән саклый, тирә моһит белән су һәм җылылык әйләнешендә катнаша, тынычсызландырганга җавап реакциясен формалаштыра. Массажның тәэсире тирене үлгән күзәнәкләрдән арындырудан тора. Бу тире сулавын яхшыртуга, май һәм тир бизләренең бүлеп чыгару процессларын көчәйтүгә китерә. Аннан башка, кан әйләнеше, тире һәм анда урнашкан бизләрнең туклануы яхшыра. Шулай итеп, организмдагы барлык алмашу процесслары яхшыра.
Массажның мускул системасына булган тәэсире

Мускулларда күпчелек кан тамырлары урнашкан. Массаж нәтиҗәсендә мускул тукымасы кислород һәм туклыклы матдәләр белән баетыла, аннан таркалыш продуктлары тизерәк чыгарыла, мускулар кыскартылуны һәм эшкә сәләтне арттыра торган «энергия» җиңелерәк хасил була.

массажМассажның буыннарга, бәйләвечләргә һәм сеңергә булган тәэсире

Массаж буынның синовиаль кабыгының секрециясен активлаштыра, шешләрнең, выпот һәм патологик утырмаларның суырылуына булыша. Массаж вакытында уылу нәтиҗәсендә кан һәм лимфаның таралуы массажлаган өлкәгә кислород һәм туклыклы матдәләр килүен тәэмин итә, бу исә җирле кан әйләнешен активлаштыра, оксидлаштыру-торгызу процессларын көчәйтә. Болар барысы да авыртуны баса һәм умыртка баганасы функцияләрен торгыза. Массаж сеңерне һәм сумка-бәйләнеш аппаратын ныгыта, аларның төрле физик һәм инфекцион тәэсиргә каршылыгын арттыра. Аеруча буыннар массажы олы яштәге кешеләргә файдалы.

Массажның кан һәм лимфа системасына тәэсире

Массаж тәэсирендә вена каны һәм лимфаның организмның төрле органнарыннан килүе тизләнә, бу аларның кислород һәм туклыклы матдәләр белән тәэмин итүне яхшырта, организмнан таркалудан калган матдәләрне тизерәк чыгаруны булдыра, буындагы һәм корсактагы торгынлыкны һәм выпотларны ликвидацияли. Массаж күп санлы капилярларны эшкә эндәүне генә түгел, ә массаж ясаган өлештә кан әйләнешенен яхшыруын да булдыра. Бу тәэсир күрше өлешләргә дә тарала. Канның эчке органнардан тире өслегенә һәм мускулларга таба баруы булдырыла, бу периферик тамырларның уртача киңәюенә китерә, сул йөрәкалды һәм сул карынчык эше җиңеләя, йөрәкнең тутыра торган сәләте арта, йөрәк мускулының кан әйләнеше һәм кыскаруга сәләте яхшыра.

массажМассажның нерв системасына тәэсире

Нерв системасы бөтен организмның эшчәнлеген тәртиптә тота: мускуллар кыскаруын, матдәләр алмашын, йөрәк һәм эчке секреция бизләре эшчәнлеген һ.б. Ул бөтен органнарны һәм системаларны берләштерә, аларның эшчәнеген тәртипкә салып. Массаж үзәк нерв системасының функциональлеген яхшырта, аның тәртипкә салу һәм координацияләү функцияләрен көчәйтә, периферик нервларның регенерациясен һәм торгызуын стимуллаштыра.

Возврат к списку